Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда табылган баланың анасы тоткарланган

Наталья Манжоланы хокук сакчылары 11 көн эзләде.

Даниланың (баланың исеме) тормышы өчен бөтен республика кайгырган вакытта ана кеше очраклы танышы белән күңел ачып яткан. Бу хакта 26 яшьлек Наталья Манжола үзе белдергән. Ул баланы ташлап калдыру сәбәпләрен әйтми, "Мин бик үкенәм, баланы үземә кайтарырга телим", - ди ул. Бу мәсьәләне опека органнары хәл итәчәк, аңа ана хокукыннан икенче тапкыр мәхрүм итү яный. Шулай ук хатынга закон буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса