Казанда куркыныч табылдык
Казанның Мәскәү районында Воровский урамындагы гаражлар янында очраклы рәвештә үтеп баручылар кеше мәете калдыкларына тап булалар.
Сүз тәннең дүрт өлеше: 2 балтыр һәм 2 аяк табаны турында бара. Тән өлешләрен кардан һәм гараж түбәсеннән табалар. Куркыныч табылдык турында шунда ук полициягә хәбәр итәләр. Вакыйга урынында тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа