Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда “Ел укытучысы-2014” республика бәйгесенең финал этабы старт алды

14 апрель көнне Казанда "Ел укытучысы-2014" республика бәйгесенең финал этабы старт алды.

Район һәм шәһәр этаплары җиңүчеләре 14-17 апрельләрдә "Ел тәрбиячесе", "Елның сыйныф җитәкчесе", "Педагог-китапханәче" һәм "Ел укытучысы" исемнәрен алу өчен көч сынашачак.
Моннан тыш, 2013-2014нче ел Татарстан Республикасында Математика елы дип игълан ителү сәбәпле, финал ярышлары нәтиҗәләре буенча "Математика фәне буенча иң яхшы укытучы-2014" билгеләнәчәк. Бәйге сынаулары Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында үткәреләчәк. Үзләренең педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим итүдән тыш, укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтәчәк, ата-аналар җыелышлары һ.б. үткәрәчәк. Бәйгенең ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, республика күләмендә җиңү яулаган укытучы республикабыз данын 2014 елның сентябрь аенда узачак "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия бәйгесенең финал турында яклаячак.
http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250