Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы старт алды

30 мартта Казанда экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының ачылу тантанасы булды.

Олимпиадада Россиянең төрле республикалары, төбәкләре һәм шәһәрләреннән региональ турда җиңгән 200дән артык укучы үзара көч сынашачак. Дүрт көн дәвамында олимпиадада катнашучылар теоретик биремнәрне үтәүдән тыш жюри әгъзаларына үзләренең фәнни-тикшерү проектларын тәкъдир итәчәк. Моннан тыш укучылар Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныша, музейга һәм экскурсияләргә бара алачак. Бөтенроссия олимпиадасы Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Казан Федераль университеты тарафыннан үткәрелә. Нәтиҗәләр ясау һәм экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 4 апрель көнне "Пирамида" сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса