Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Diamond Princess пассажирлары белән карантин узган табибларны бүләкләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә килеп, хатын-кызлар коллективын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Алар табибларга, шәфкать туташларына һәм санитарларга ике атна дәвамында Diamond Princess лайнеры пассажирлары белән эшләгән өчен рәхмәт белдерделәр. 

Хастаханә медперсоналының hөнәри осталыгы төгәл һәм җайга салынган эше Татарстанга куелган бурычны лаеклы рәвештә үтәргә мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Хастаханә табиблары һәм медицина хезмәткәрләре РФ Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Президенты исеменнән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде.

Фото; Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса