Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда балалар хосписы ачылды

Әлеге учреждение Россиядә балалар өчен икенче стационар хоспис.

Казанның балалар хосписы Россиядә беренче коммерцияле булмаган хосусый медицина учреждениесе буларак теркәлгән.

Казанның Академик Королев урамы, 67 нче йорт адресы буенча урнашкан хоспис төзелешенә әзерлек 2011 нче елда башланган, ул вакытта авыр чирләргә дучар булган балалар өчен читкә чыгып хезмәт күрсәтү хезмәтенә нигез салынган. Хосписны төзү эшләре 2013 нче елның августында башланып киткән.

Беренче этап өчен хәйрия чаралары хисабына 71 млн сумга якын акча тупланган, һәм Татарстан Президенты тарафыннан 50 млн сум бүлеп бирелгән. 112 ятакка исәпләнгән бинаның мәйданы 3 161,6 кв. м тәшкил итә. Көндезге стационарда өстәмә 8 ятак бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса