Җәмгыять

Казанда авиаһәлакәт урынында җирдән “Боинг” двигателен алганнар

Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә


Россия тикшерү комитеты белгечләре Казанда авиаһәлакәт урынында җирдән "Боинг" двигателен алдылар.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе тарафыннан РФ ҖК 263 нчы маддәсе 3 бүлеге ("Ике яки аннан да күбрәк затларның үлеменә китергән хәрәкәт иминлеге һәм файдалану кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча кузгатылган Казанда авиаһәлакәт факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Тикшерү кысаларында яздырылган өч диск алынган. Бу экипажның аудио сөйләшүләре, диспетчер мониторы экранындагы язма һәм аларның эшен күзәтү камерасындагы язма. Алар җентекләп өйрәнеләчәк, тикшерүчеләр һәм экспертлар тарафыннан анализланачак. "Домодедово" аэропортында лайнерга салынган ягулык суд-химия экспертизасына билгеләнгән. Бу экспертизаны дәүләт гражданнар авиациясе фәнни-тикшеренү институты белгечләре үткәрәчәк.
Һәлакәт урынын тикшерү вакытында җирдән "Боинг" двигателен алганнар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Реклама

Фото ria.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Казанда авиаһәлакәт урынында җирдән “Боинг” двигателен алганнар
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять