Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда авиафаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә мемориал куела

Хәзерге вакытта аны кую урыны хәл ителмәгән


Казанда "Татарстан" авиакомпаниясенең "Боинг" самолеты һәлакәткә очрау нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә истәлек мемориалы кую турында карар иттеләр, дип белдерде "Татар-информ" МА хәбәрчесенә компаниянең матбугат -секретаре Гөлназ Миңнеханова.
Сызымнар буенча мемориал өч стеладан торачак: үзәк стела экипаж истәлегенә багышлана, яндагы стелада һәлак булган пассажирлар исемнәре язылачак. Хәзер "Татарстан" авикомпаниясе профсоюзы һәйкәл төзелеше өчен акча җыю буенча махсус фонд оештыру белән шөгыльләнә.
Мемориал 2014 елның язында куелыр дип көтелә, әмма әлегә аны кую урыны хәл ителмәгән.
Искәртеп узабыз, лайнер һәлакәткә очраган көнне үк "Казан" халыкара аэропортында стихияле истәлек мемориалы пәйда булды. Казанлылар анда чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куйды.
2013 елның 17 ноябрендә "Боинг" фаҗигасендә 50 кешенең гомере өзелде.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса