Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда 21 яшьлек пациентның үлемендә гаепләнелүче хирургны хөкемгә тарту турында сүз бара

Ул, һөнәри вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармау нәтиҗәсендә, саксыз эш итеп, үлемгә китерүдә гаепләнә.

Казанның 12 нче номерлы клиник хастаханәсе хирургы Дамир Хәсәновка карата җинаять эше Авиатөзелеш районы судына карауга тапшырылган. Аның гаебе белән21 яшьлек пациент һәлак булган дип санала. Табиб РФ ҖКның 109 нчы маддәсенең 2 нче часте буенча җинаять кылуда гаеләнелә ("Һөнәри вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармау нәтиҗәсендә саксыз эш итеп, үлемгә китерү"). Бу хакта бүген Казанның хокук саклау үзәге хәбәр итә.

Үткән елның ноябрендә 21 яшьлек Рафаэль Мәхмүтовны "көчле аппендицит" диагнозы белән Казанның 12 нче клиник хастаханәсенә китергәннәр. Тикшерү мәгълүматы буенча, операция барышында Дамир Хәсәнов тышкы кабырга белән эч арасындагы артерияне махсус корал белән зарарлаган. Бу эчке кан агуына китергән. Реанимацион чаралар уңышсыз булган, һәм пациент җан биргән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары операция уздыру техникасында хилафлыклар ачыклаган.

Тикшерү комитетында ассызыклауларынча, Хәсәнов кирәкле күләмдә эшләү тәҗрибәсенә, операция уздыру өчен кирәкле теоретик белемнәргә ия булган, ләкин игътибарсызлык күрсәткән.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса