Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан – Яңа ел башкаласы

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиядә "Илнең Яңа ел башкаласы" проекты башланып китә. Чараны үткәрү өчен беренче шәһәр итеп Казан сайланган.

Бу хакта кичә Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Проект Бөтенроссия Яңа ел бәйрәмен оештыруны күздә тота. Быел 31 декабрь-1 гыйнвар төнендә Яңа елны Казанда Россия һәм Татарстан Кыш бабайлары белән бергә каршы алырга мөмкин булачак. Моңа кадәр исә илнең Кыш бабае шәһәр буенча йөриячәк, социаль оешмаларга барачак, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырыласы чараларда катнашачак. Башкаланың төп чыршысы исә Меңьеллык паркында урын алыр дип көтелә. 30 метрдан да биегрәк "яшел гүзәл"не 20 декабрьгә кадәр җыеп бетерергә вәгъдә итәләр. "Илнең Яңа ел башкаласы" проектына Россия Туризм министрлыгы 10 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250