Казан - сәяхәт итәр өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегендә
Россия шәһәрләре арасында Казан сәяхәт буенча 3 нче урында тора икән.
Җәй көне туристларга уңайлы шәһәр дип Санкт-Петербург һәм Мәскәү танылган. Өченче урында исә Татарстан башкаласы. Түбән Новгород, Ростов-Дон, Екатеринбург, Самара, Волгоград һәм Калининград шәһәрләре дә унлыкка кергән.
Казанда кунакханә өчен бер тәүлеккә якынча 3100 сум акча түләргә кирәк. Бу Россия буенча чагыштырмача түбән бәя санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа