Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Казан-Оренбург" федераль трассасында ремонт эше башланды

Быел Әлмәт районы республиканың 22 программасында катнаша. Арада юл эшләре белән бәйлесе дә бар.

Көннәр җылынды, явым-төшем комачауламый, төзелеш сезонының кызган чагы булырга тиеш. Бу шулаймы, эш графигы сакланамы - дүшәмбе әлеге мәсьәләгә багышлап уздырылган киңәшмәдә сорауларга ачыклык кертелде.

Подряд оешмалары алдында бүлеп бирелгән акчаны вакытында үзләштерү бурычы тора. Әлбәттә инде, срок артыннан куып сыйфатка да зыян килергә тиеш түгел. Район җитәкчелегенең таләбе урынлы - моңа ачы тәҗрибә бар, юлны ямап ерак китәргә өлгермиләр, бу урында тагын чокыр хасил була яисә асфальт ватыла.

Агымдагы елда безнең район юлларын ремонтлауга төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 1 миллиард 34 мең сумнан артык акча бүленеп биреләчәк.

- Бу аз сумма түгел. Иң мөһиме, безгә аларны үзвакытында эшкә җигәргә кирәк, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов.

Иң зур акча - 808 741 миллион сум "Казан- Оренбург" федераль трассасында дүрт участокны ремонтлауга каралган. Биредә дүрт подряд оешмасы эшли. Киңәшмәгә аларның җитәкчеләре дә чакырылган иде. Өч урында ремонт эшләре башланган. Ике участокта тузган юл өслеге яңартылса, берсендә капиталь ремонт ясала. Шул сәбәпле Кузайкинодан Азеевога кадәр юл ябылган.

Моннан тыш тәгәрмәч эзләре белән баткаланып беткән урыннарны бетерүгә 13 миллион 724 мең сум бирелгән. Подряд оешмасы автоюллар идарәсе (АУАД) начальнигы Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, мондый чокырлы урыннар бүгенгә тулысы белән тәртипкә китерелгән. Районда тугыз участокта билгеләнгән тузган юл өслеген тәртипкә китерү дә идарәгә йөкләтелгән булган. Рус Акташы -Азнакай юлындагысыннан кала һәммәсендә бу эш үтәлгән.

Төбәк билгеләнешендәге юлларга килгәндә, 2014 ел планына Әлмәт - Иске Шөгер, Кузайкино - Норлат юлларын ремонтлау кертелгән. АУАД аларның беренчесендә график буенча эшләрне 25 июльдә тәмамларга, ә Норлатка таба юлда шуннан соң гына башларга тиеш.

Юл эшләре программасына гаилә фермаларына илтүче юлларны нормага китерү дә кертелгән. Әлмәтлеләр дә исемлеккә эләккән. Ямаши авылында Игнатьевларның гаилә фермасына таба юл салыначак. Субподряд оешмасы вәкиле белдергәнчә, бүген алар карьер өйрәнү белән мәшгуль, юл салуга июнь уртасында чыгачаклар. Икенче юл Бишмунчада Слесаревларның гаилә фермасына таба илтәчәк. Бу эшләргә 2 миллион 670 миллион сум акча каралганын да искәртеп үтәсе килә.

Республика бюджетыннан авыл җирлекләренең урам-юл челтәрен тәртипкә китерүгә дә 25 миллион сум бүленә. Мондый бәхет Рус Акташына (дүрт урам), Кәләй, Бута (ике урам), Югары Мактама, Кызыл көч, Ямаши авылларына елмайган. Дөрес, әлегә авылларда тыныч. График нигезендә ремонт 2 июньнән башланырга тиеш. Юлларны ремонтлаганда вак таш-ком катнашмасы кулланылачак.

Ә менә шәһәрнең кайбер урамнарында эш кайный инде. Бу максаттан бүленергә тиешле 25 миллион сум нигездә "Дуслык" микрорайоны белән Урсала микрорайоннары юлларына вак таш-ком катнашмасы салуга тотылачак. Муниципаль юл фонды Шевченко, Совет, Ленин, Р.Фәхретдин, Карьерная, Полевая, Балакина, Төзүчеләр проспекты, Тельман урамнарындагы участокларны ремонтлауга атап 31,8 миллион сум өлеш чыгара.

Инвестиция күләме сизелерлек булса да, кичекмәстән ремонт таләп иткән юллар, квартал эчләре һаман да бар әле. Юл эшләренең өстәмә планына кертсеннәр өчен алар буенча тәкъдимнәр әзерләнеп, Президент аппаратына һәм "Главтатдортранс"ка хат юлланган.

- Нефтьчеләр дә, һәр елдагыча, өлеш чыгарырга карар иттеләр. Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларына ишегалларын төзекләндерү өчен быел да "Татнефть" компаниясе 50 миллион сум акча бүлеп бирә, - диде Мәҗит Салихов.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса