Казан – иң бай шәһәрләрнең берсе
Казан Россиянең иң бай шәһәрләре исемлегенә кергән. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социология департаменты белгечләре аны "ярлылык индексы" нигезендә ачыклаган.
Лидерлар исемлегенә Владивосток һәм Мәскәү кергән. "Ярлылык индексы" аларда нибары 0,08 булган. Казанныкы исә 0,2 не тәшкил иткән. Яр Чаллы да әлеге исемлектә бар. Ә менә ярлы шәһәрләр исемлегенә Тольятти, Әстерхан, Пенза, Волгоград һәм Саратов кергән.
Казанда нибары 9 % халык кына бик ярлы санала икән. Аз тәэмин ителгән гаиләләр саны 45 %. Башка шәһәрләр белән чагыштырганда бу бик аз күрсәткеч, дип тапкан белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа