Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан хай-дайвинг буенча дөнья кубогын кабул итәчәк

Суга экстремаль биеклектән сикерү ярышлары 8-10 августта Казанканың сул ярында - Игенчеләр сарае каршында узачак. Дөньяның иң көчле спортчылары анда үзләренең катнашуларын расладылар инде.

Әлеге ярышта Россияне Барселонада узган дөнья чемпионатында 6 нчы урынны яулаган, ә октябрьдә клифф-дайвингның (бу хай-дайвингның бер төре; кыядан сикерү) Red Bull сериясендә чемпион исемен яулаган Артем Сильченко тәкъдим итәчәк. Шулай ук Казанга хай-дайвингның беренче һәм әлегә бердәнбер чемпионы - танылган колумбияле Орландо Дуке да киләчәк. Әлеге ике спортчы да - Дөнья сериясендә җиңүчеләр, һәм сезон нәтиҗәләре буенча берничә мәртәбә беренче өчлеккә керүчеләр.

Ярыш уздыру урыны очраклы рәвештә сайланмаган - бу хай-дайвинг күзәтүне тагы да мавыктыргычрак итәчәк һәм телевизион трансляцияләрен әзерләү ягыннан да отышлы булачак. Гадәттә, суга биеклектән сикерү ярышлары шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан сулыкта уздырыла. Архитектура гүзәллеге һәм спорт экстримы тамашачыларны (туристларны һәм шәһәрдә яшәүчеләрне), шулай ук телевизор аша күзәтүчеләрне дә җәлеп итә. Әлеге беренчелек Казанда 2015 елда узачак су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына әзерлек булачак. Турнирның телеаудиториясен 4,5 млрд.тан артык кеше тәшкил итә - бу Җир халкының яртысыннан күбрәге дигән сүз.


Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын Оештыру комитеты матбугат хезмәте

http://mdms.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса