Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтмадылар

Бакчадагы бәрәңгене алып, базга салып куйгач, авыл кешесе бераз бушанып, тынычланып кала һәм ашыкмый-кабаланмый, йортын кышка әзерләү хәстәрен күрә башлый.

Көзнең җылы, ләкин болытлы бер көнен гомерем буе күңелемдә саклыйм. Әти ишек алдында иске коймабызны төзәтеп йөри. Мин аның тирәсендә бөтереләм. Каһәрле утыз җиденче ел көзендә бер атна эчендә ике олы баласын - сигезенче яшьтәге Ризатдин улын һәм биш яшьтәге курчак кебек матур Рәйсә кызын җирләгәннән соң (алар кызылча - скарлатина кизүе корбаннары булдылар), мин әтинең олы баласы, "уң кулы" булып калдым ич. Ул эш арасында минем белән сөйләшә, аннары көйләп җибәрә. Җырларга бик ярата иде ул.

Өздереп гармун уйныйлар

Ялховай авылында.

Йөрәгемә утлар яктың -

Янам мин ялкынында...

Бик күп еллар үткәч, радиодан ишетеп, әти яратып җырлый торган көйнең "Наласа авылы көе" икәнен белдем. Туган авылын яратып яшәгәнгәдер, ул, әнә, "Наласа авылында" дигән сүзләрне "Ялховай авылында" дип җырлагандыр.

Радиодан бу җырны профессиональ җырчы үзенә хас осталык белән җырласа, безнең әти гади генә итеп, ихлас күңелдән, табигать биргән тавышы һәм осталыгы белән җырлый иде. Радиодан җыр яңгырый, ә мин әтине искә төшерәм. Юк, ни дисәң дә әти бу җырны җылырак, гадирәк һәм моңлырак җырлый иде кебек.

Әйе, матур җырлый иде ул. Авылыбыз картлары әле хәзер дә хәтерлиләр һәм: "Әй, Сәхап абзый... Ничек шәп җырлый иде бит ул!" - диләр.

Әле утызынчы елларда ук безнең авылның тәүге үзешчән артистларының берсе була, спектакльләрдә катнаша ул.

- Ул һәрвакыт җыен бөкрене, гарип-горабаны уйный иде, - дип әйтә торган иде әни. Әйе, Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасындагы бөкре Мәхдүм - төп герой бит әле ул!

Ак киез эшләпә, киндер алъяпкыч, резин калуш кигән, кулына чүкеч тоткан, җырлый-җырлый эшләп йөргән әти бүгенгедәй күз алдымда тора.

1941 елның 14 июлендә безнең авылдан берьюлы унике кеше сугышка чыгып китте. Алар арасында минем әти дә бар иде. Кичтән әти белән хушлашырга безгә туганнар җыелды. Безнең нәсел һәрвакыт шат күңелле булуы белән аерылып торса да, бу көнне барыбыз да сагышлы идек. Әти дә уен-көлкегә, үткер сүзгә оста кеше иде. Ләкин бу юлы аңарда да шаяру теләге сүнгән иде. Ул өч баласын, дүртенчесен көткән хатынын калдырып сугышка китәргә тиеш. Зурысына (ягъни миңа) нибары алты яшь...

Әти мине кулына алып кысып кочаклады да, ишекле-түрле йөри башлады. Туганнары арасында соңгы сәгатьләрен үткәрүен, безне башкача беркайчан да күрмәячәген күңеле сизгән, күрәсең, аның...

- Әниеңә ярдәм ит, улым! Син бит зур инде, минем баш балам, - дигән иде ул миңа.

Алар иртән-иртүк чыгып киттеләр. Әти әнине аръякка - Шушма елгасының теге ягында урнашкан Түбән Абдул авылына чаклы озата барган. Аннан алар елый-елый, кулъяулыкларын болгый-болгый район үзәге Чирмешәнгә таба китеп барганнар.

Әтинең әнисе Бибигайшә әбиебез бик динле карчык иде. Әти сугышка китеп баргач та без - оныкларына:

- Аллаһыдан атагызны ул афәттән исән-имин кайтуын ялварып сорагыз, ул сезнең йөрәк авазыгызны ишетми калмас, - дип догалар өйрәтте. Әбиебез кушканча, без шул догаларны елый-елый укыдык, Аллаһыдан әтине исән-имин кайтаруын сорадык. Тик ул кайтмады. Аның иптәшләре дә кайтмады. Суга төшкәндәй юк булдылар. Безгә бары ике хат килде. Берсе Казаннан. "Вакыт бик тар. Сугышка әзерләнәбез, атарга өйрәнәбез. Синең берүзеңә җиңел түгеллеген беләм. Үзеңне һәм балаларны сакла". Икенчесе инде фронттан, каяндыр Брянск тирәсеннән килде. "Сугыш якында гына бара. Озакламый без дә сугышка керәбез. Минем өчен борчылма, әнисе, үзең турында уйла"...

Ул киеренке көннәр хакында сугыш тарихында күп язылган - алар белән яхшы таныш мин. Шуңа да бүген безгә барысы да, хәтта илебез өчен һәлакәтле ул көннәрне башыннан кичергәннәр белми калганнар да билгеле. Дошман һөҗүм итә. Яраланып кайткан авылдашыбыз Нургата абзый Нуруллин болай дип сөйләгән иде: ул сугышка безнең әтиләрдән алда китә һәм август азагында әтине һәм аның иптәшләрен очраклы рәвештә гаскәрләр бик күп тупланган бер авылда очраткан. Алар элемтә ротасында булганнар. Шул ук иртәдә алар җилкәләренә кыр телефоннары һәм тимерчыбык бәйләмнәре асып якындагы урманга кереп киткәннәр. Озакламый урманда атыш башланган. Урманның сул ягыннан дошман танклары ата-ата килеп чыккан. Авылдагы гаскәрләр немецларны ут ачып каршы алганнар, ләкин дошман көчлерәк булып чыккан. Безнекеләр чигенә башлаган...

Билгесезлек интектерә: бәрелештә һәлак булганнармы, әсирлеккә төшкәннәрме, ни булган соң аларга? Башларын кайда салдылар икән: Брянск урманнарындамы, әллә фашист лагерьларындамы? Елховойның унике яшь, нык ир-егетеннән бер генә хәбәр дә, хат кисәге дә, бер генә сүз дә юк! Бар иделәр дә, юк булдылар...

Авылның үзәк урамында һәйкәл бар. Анда сугыштан кайтмаганнарның исемнәре язылган. "Салахов Сәхәп Салах улы"... Башка берни дә юк. Аның алты колхоз бригадиры арасыннан иң булдыклы булуын, үз чоры өчен ярыйсы гына белемле, рухы буенча интернационалчы - аның күрше урыс, чуваш, мукшы авылларында дуслары да аз түгел иде, рус телен шактый яхшы белүче, сәясәт белән даими кызыксынып яшәгән һәм чит илләрдәге вакыйгаларны күзәтеп барган алдынгы карашлы кеше булуын беркем дә белми. Ул яхшы күңелле һәм тынгысыз иде. Хатынын, балаларын бик ярата иде.

Һәйкәлдәге исемнәр: Гаффаров Нәҗип, Гыйльметдинов Миңгата, Гыйләҗев Талип, Закиров Әбелгата, Җәләлетдинов Авзалетдин, Кавыев Хәммәтгата, Мингалимов Хәммәтвәли, Сибгатуллин Әхмәтзыя, Сөләйманов Нәҗип, Шириязданов Хәммәтгали, Яруллин Шакир... Аларның һәрберсенең үз дөньясы, үз карашы булган, кайсы яклары белән булса да башкалардан аерылып торганнар, һәркайсының кабатланмас үзенчәлеге, үз сере булган. Аларның һәрберсе үз өметләре, үз ниятләре белән яшәгән. Һәркайсының яраткан хатыны, йөрәк парәләре - балалары булган.

Шул дәһшәтле, авыр еллар балалары давыллы җилләргә каршы торып, хәзер әтиләреннән күпкә олы яшькә җиттеләр. Уллар һәм кызлар үстерделәр, онык-оныкчаларын сөярлек бабай-әби булдылар. Күңелдә бары йөрәкне өзгеч халкыбызның борынгы моңлы җыры гына элеккечә яңгырый:

Гомеркәем үтеп бара

Туган ил кырларында,

Сагынуларым, сагышларым

Бу моңлы җырларымда...

Һәм яңгыраячак та. Җаныбыз исән чакта яңгыраячак әле ул.

Әсгать Салах

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса