Әлмәт таңнары

Кайнар су белән пешкән мәет табылган

Җылылык үткәргеч юлда авария бүген иртәнге якта була.

Вакыйга башкалада килеп чыга. Коммуналь хезмәткәрләр кайнар су бәреп чыккан урында авария нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләгән вакытта ир-ат мәетенә тап була. Аның кайнар судан бик нык зыян күргәнлеге ачыклана. Гомере өзелгән ир-атны бомж булган һәм ул җылылык үткәргеч юл камерасына җылынырга менгәндер дип фаразлыйлар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: