Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кайгырту” хәйрия фонды тәкъдир ителде

Автоһәлакәт урын өстенә еккан якташыбыз Влад Яковлевны дәвалау өчен Әлмәт яшьләре хәйрия концерты оештырып, 80 мең сум акча җыйды. Владны савыктыру өчен тагын ким дигәндә 3 млн. сум акча кирәк. 19 яшьлек егетнең гаиләсе өчен өметле хәбәр: аны Германиягә дәваларга җибәрү мөмкинлеге ачылды.

Нефтьчеләр каласында "Кайгырту" хәйрия фондын тәкъдир итү вакытында бу тәкъдимне фондны гамәлгә куючы Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров ясады.

"Теләк зур, финанс мөмкинлегем бар". Дәүләт Думасы депутаты бу гамәлен шулай дип аңлатты. Тәкъдир итү вакытында Ришат Әбүбакиров 4-5 кешене Германиягә дәваларга җибәрү турында немец компаниясе белән килешүен әйтте.

"Кайгырту" хәйрия фондының эшчәнлек даирәсе - Әлмәт, Лениногорски, Баулы, Ютазы районнары. Ул инвалид балаларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз гомер кичерүче өлкәннәргә ярдәм итүне күз уңында тота. Тәкъдир итү чарасында катнашкан муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов бу гамәлнең әһәмиятенә басым ясап, "Әлмәт муниципаль районында гына да 1218 аз керемле гаилә яши, 11 меңнән артык инвалид, аның 562 се балалар", дип ассызыклады.

Фонд беренче чиратта кичектергесез ярдәм таләп ителгәннәргә булышуны өстенлекле юнәлеш итә. Бүгенге көнгә попечительләр советына ихтыяҗ белдереп 200 кеше мөрәҗәгать иткән.

Л.Минаева.

А.Әхмәтшина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250