Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кайгырту” балаларның сәламәтлеген кайгырта

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, ярдәмгә мохтаҗ 8 балага "Кайгырту - Забота" хәйрия фонды 30 майда тернәкләндерү чаралары өчен акча тапшырды.

50 шәр мең сум күләмендәге ярдәмне алар Дәүләт Думасы депутаты, фондны гамәлгә куючы Ришат Әбүбакиров кулыннан алды. Чәй өстәле артында узган тантанада шулай ук социаль яклау, сәламәтлек саклау идарәләре җитәкчеләре, мөхтәсибәт һәм епархия, Бөгелмәдән епархия каршындагы "Шәфкать туташлары" иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнашты.

"Йөгерергә, сикерергә, ишегалдындагы мәйданчыкта балалар белән уйнарга, таган атынырга яратам" - 2 ел элек бот сөягендә шеш табылган 6 яшьлек Степан Алаев яраткан шөгыльләрен санаганда шулардан башлады. Шушы вакыт эчендә ничәмә-ничә операция, химия терапиясе узган Степан, ниһаять, аягына баскан. Үзе дә кояш кебек якты малай: "Мин бит хәзер үз аякларымда йөрим", - дип күзе төшкән һәркем белән шатлыгын уртаклаша. Әнисе Галина Перматова да сабыеның аксап булса да йөрүеннән канәгать. "Кайгырту" фонды биргән акчага дәвалану өчен махсус санаторийга барырга планлаштыралар.

- Елизаров аппараты куйгач, улым җиде ай йөрмәде, шуңа күрә аяк мускулларын ныгыту зарури, - ди тиктормас Степаның әнисе.

Бу юлы акчалата ярдәмне республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче кыйммәтле дәвалау курсы тиеш 8 кеше алды. Ә тернәкләндерүгә мохтаҗлар әле шактый.

- Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Тик балаларның, гаиләләрнең һәммәсенең дә кәефе бәйрәмчә түгел, - дип ассызыклады хәйрия акциясен оештыручы Ришат Әбүбакиров. - Нинди генә закон кабул итсәң дә, дәүләт ярдәме барысына да җитәчәк түгел. Шуңа күрә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм.

Фонд гамәлгә куелуга быел 2 ел тула. Шушы вакыт эчендә "Кайгырту"лылар 150 кешегә сәламәтлеген ныгытуга булышкан (2013 елда фонд тарафыннан 1 млн сумга якын матди ярдәм күрсәтелгән). Кемнәргәдер тернәкләндерү җайланмалары алынган, икенчеләргә дару, медикаментлар белән булышканнар. Шулай ук Германиядән табиблар чакыртып, консультация уздыру мөмкинлеге тудырылган. Авыруларның берничәсен Алман иленә дәваланырга җибәргәннәр. Баулыдан Марат Ильясов шулар исәбендә.

- Мин үземне чиксез бәхетле дип саныйм. Авыр вакытта янәшәмдә ныклы терәк булырдай кешеләр күп булды. Мин аларның барчасына да рәхмәтлемен, - дип изге гамәл ияләренә җавап сүзе белән мөрәҗәгать итте Марат. - Ышаныгыз! Аллаһка, үз көчегезгә, кешеләргә ышаныгыз!

Изге гамәлләре белән кешеләргә савыгу шатлыгы, сәламәтләнүгә өмет бүләк иткәннәрне, кайгыртучанлык күрсәткәннәрне Аллаһ башка борчу-мәшәкатьләрдән азат кылсын.

Ләйләгөл Минаева

Александр Гущин, 10 яшьлек Катяның әтисе, Әлмәт:

- Катяда ДЦП, бик авырлык белән хәрәкәтләнә, уң кулы өлешчә йөрми, интернат мәктәптә белем ала, укырга, рәсем ясарга, музыка ярата. Кызыбызның саулыгында 6 айга кадәр бернинди дә тайпылышлар сизелмәде. Шуңа күрә табиблар куйган диагноз аяз көнне яшен суккан кебек булды. Үз көчебез белән төрле тернәкләндерү учреждениеләренә йөрттек. Санаторий дәвасы даими таләп ителә. "Кайгырту" фонды белән күптән түгел генә элемтә урнашты. Әлеге ярдәм акчасына тикшерү узарга телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250