Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлар йортында үтереш

Картлар өчен интернат-йортта яшәүче ике күрше бер-берсе белән тыныша алмаган булганнар. Һәм моның ахыры аянычлы тәмамланган.

Чистайдагы картлар йортында яшәүче бер кеше үзенең җәнҗалчы күршесен пычак белән кадап үтерә. Үлгән ир аңа даими рәвештә яный, теләсә нәрсә әйтә һәм таягы белән төртә торган булган. Бу кеше түзмәгән, кулына пычак алып, җәнҗалчының эченә кадаган. Тегесе алган яралардан үлгән.

Җинаять кылган ир кеше үтерүе турында шәфкать туташына үзе барып әйтә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса