Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлар йортында күпме әлмәтле яши?

Картлар йортында яшәүчеләр арасында әлмәтлеләр дә юк түгел.

Җәлил бистәсендә урнашкан катлар йортында бүген якынча 130 лап кеше яши, шуларның 17 се Әлмәт районыннан килгән. Биредә караучысыз, йорт-җирсезләр генә көн күрми, балалары исән булап аларга мәшәкать тудырырга теләмәүче әби-апалар бар. Иң кызганычы, андыйлар ел саен арта гына бара икән. Приют җитәкчелеге сүзләренчә, картларга караганда яшьләр соңгы елларда ешрак килә башлаган. Кайберәүләр бирегә хәтта балалар йортыннан соң туры эләгә.

Аена 15 мең сум акча түләп, авыр хәлдәге ата-аналарын бирегә урнаштыручылар да бар. Әйтергә кирәк, Җәлилдәге картлар һәм инвалидлар йорты Татарстанда иң зурлардан санала иде. Әле узган ел гына 400 кешегә исәпләнгән картлар йорты Алабугада ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса