Каравылчы алачыгын ут алды
Шәһәрнең Объездная урамында урнашкан каравылчы будкасында янгын чыкты.
Ут 24 квадрат метр мәйданны биләп ала. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Әлеге гадәттән тыш хәл белән көрәшкә 14 кеше һәм 5 техника җәлеп ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа