Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караул! Урлыйлар!

Әлмәттә велосипед белән сәүдә итүчеләр дә, сәпидтә җилдерүчеләр дә елдан-ел арта. Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, әлеге ике тәгәрәмәчле транспортны урлау очраклары да югары кала.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә җитәкчесе, полиция майоры Рамил Кәлимуллин белдергәнчә, быел велосипед урлау белән бәйле 40 тан артык эш кузгатылган. Шуларның яртысыннан артыгын хуҗаларына кайтаруга ирешкәннәр.
Полиция хезмәткәре сүзләренчә, сәпид чагыштырмача кыйммәтле мөлкәт. Шуңа күрә аны саклау чараларына да җитди карарга кирәк. Бала-чага аны нигездә, кибет яннарында, уен мәйданчыклары тирәсендә "тиз генә" сылтавы белән калдырып, колак кага.
- Транспортыңның сакланышын тәэмин итим дисәң, аны бармак юанлыгы трос белән бәйләргә, әле анда да, рамын гына түгел, тәгәрмәчен дә эләктереп куярга кирәк, - дип киңәш итә Рамил Кәлимуллин. Шулай ук видеокүзәтү булган урыннарда калдыруның кулай булуын искәртә. Видео сигнализация кую очраклары да бар икән.
Бер көн килеп велосипедыгызны урладылар икән инде, кайтарып алу өчен транспортның документлары булуы шарт. Фотосы булса бигрәк тә яхшы (алу белән фотосүрәткә төшерергә киңәш итәләр). Шулай ук андагы китек урыннарны, үзенчәлекле аксессуарларны хәтерләсәң эзләү җайлаша.(Җитмәсә, җирлектә нигездә велосипедларның 5-6 төре күпләп сатыла. Шулар арасыннан эзләп кара үзеңнекен!Л.М.). Сәпәйне кулдан сатып алганда да документларын таләп итәргә кирәк. Документсыз алгансың икән, урланган булса, җинаять җаваплылыгына да тартылуың бар.
"Хуҗасыз" яткан сәпидкә үсмерләр дә, өлкәннәр дә кул сала, - ди хокук сакчысы.
- Чөнки аны аткару җиңел. Күп вакыт урланган велосипедны буяп саталар, - ди ул.
Сәпид урлау бездә генә түгел, аның белән күпләп мавыгучы Голландия, Швеция, Дания кебек илләрдә дә иң киң таралган җинаять санала икән.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса