Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карантин таләпләрен бозучыларга җәзалар катгый

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы карантин кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәртә

Республикада җәмәгать тәртибен саклауга һәм карантин үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән чаралар комплексы көчәйтелде. Татарстан полициясе карантин режимында каралган нормаларны үтәмәүнең һәр очрагын күзәтеп, теркәп барачак.

Үз-үзен изоляцияләү чит илләрдән килгән кешеләр өчен каралган. Әлеге гражданнарга Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенә килү турында хәбәр итәргә, 14 көн эчендә өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән элемтәләрне чикләргә, ә авыру билгеләре барлыкка килгән очракта табибны өйгә чакыртырга киңәш ителә.

Вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен өй карантины вакытында дистанцион рәвештә 8-800-222-59-00 Бердәм кайнар линия телефонына (Татарстан Республикасының оператив штабы базасында) мөрәҗәгать итеп алырга була.

РФ Сәламәтлек саклау департаменты белдерүе буенча, коронавирус инфекциясе тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә кертелгән.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен РФ Җинаять Кодексының 236 нчы маддәсе нигезендә түбәндәге җаваплылык чаралары каралган:

  • саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруына китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен 80000 сумга кадәр штраф, 3 елга кадәр билгеле вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителү, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, бер елга кадәр төзәтү эшләре яки шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм ителү;
  • кешенең үлеменә китергән шундый ук закон бозучыга 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару, 2 елга кадәр төзәтү эшләре, 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару яки шул ук вакытка иректән мәхрүм ителү яный.

Мәгълүмат өчен: 25 мартта парламентның түбән палатасына РФ Җинаять кодексының 236 нчы, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 151 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында законопроект кертелде. Үзгәрешләр нигезендә саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруына яки агулануына китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен Россия гражданнарына 500 мең сумнан алып 1 млн сумга чаклы яки 3 елдан алып 5 елга кадәрге аның хезмәт хакы, башка кереме күләмендәге штраф яный.

Шулай ук билгеле бер вазифаларны биләүне яки бер елдан өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек алып баруны тыю тәкъдим ителә. Тагын бер мөмкин булган җәза — нәтиҗәләрнең авырлыгына бәйле рәвештә 3 елга кадәр ирекне чикләү.

Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган яки махсус массакүләм авыруларны китереп чыгару белән бәйле рәвештә 2 млн сумга кадәр штраф яки 4 елдан 5 елга кадәр хезмәт хакы яки башка керем күләмендә җәза бирү тәкъдим ителә.

Җәза шулай ук билгеле бер вазифаларны биләүне яки 3 елдан 5 елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнүне яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне тыю формасын кабул итәргә мөмкин.

Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үлә икән, гаеплене 7 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлы хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, коронавирус авыруы киң таралыш алган илләрдән кайтып, санитар-эпидемиологик режим таләпләрен үтәмәүчеләр турындагы мәгълүматка ия булучыларга 112 хезмәтенә яки 000 хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса