Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каракны кәнфит кәгазе буйлап барып тапканнар

18 яшьлек егет өйдә кия торган халаттан һәм тапочкидан азык-төлек кибетен баскан.

Ул аннан 3800 сумлык тәм-том урлаган. Бу хәл Яр Чаллыда була. Егет «Хәсән Туфан проспекты» тукталышында җир асты кичүендәге кибеткә тәрәзәне ватып үтеп керә. Каравылчыны кыйный. Полицейскийлар егетнең сәер киемнән булуын нәкъ менә каравылчыдан беләләр дә. Ә егет торган йортны юл буенча ташлап калдырылган кәнфит кәгазенә карап барып табалар. Тоткарланучы гаебен таныган, азык-төлекнең бер өлешен кире кайтарган. Аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса