Реклама
Әлеге коточкыч фаҗига 25 гыйнварда көндезге сәгать 3 ләр тирәсендә була.
Кукмара районының Княгор авылында яшәүче, беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 52 яшьлек ир-ат 44 яшьлек энесен пычак белән кадап үтергән.
Башта алар икесе бергә исерткеч эчемлек ярдәмендә кәеф-сафа корып утырган. Шуның аркасында кинәттән килеп чыккан гауга вакытында абыйсы туганының күкрәгенә пычак белән яра ясый. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир кеше урында ук вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа