Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камил хәзрәт Сәмигуллин Франциядәге вакыйгаларга карата үз фикерен белдерде

Бу атнада Франциядә берничә куркыныч теракт булды. Тикшерүчеләр әлеге вакыйгаларны дини нигездә килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлый.

7 гыйнвар көнне ике билгесез зат Парижның Charlie Hebdo сатирик журналы редакциясендә кешеләргә карата ут ача. Әлеге җинаятьне кылуда бертуган Саид һәм Шериф Куашилардан шикләнәләр. Өстәвенә, алар 9 гыйвар көнне полициягә каршы ут ача һәм һәлак була. 8 гыйнвар төнендә исә Ле-Ман шәһәрендә билгесез затлар мәчет ишегалдына дүрт граната ташлый. Сөенечкә, берәүгә дә зыян килмәгән.

Бу вакыйгалар халыкта шактый зур шау-шу уятты. 10 гыйнвар көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерде.

- Франциядә килеп чыккан вакыйгалар безне шаккаттырды. Бу барча кешелек һәм, беренче чиратта, Ислам өчен зур кайгы. Мөселманнарны дөньякүләм дәрәҗәдә терроризмның төп сәбәпчеләре итеп күрсәтергә тырышу ачык чагыла. Тик төрле цивилизацияләр арасында конфликт барлыкка китерергә тырышучыларның бернинди дә уңышка ирешә алмаячагы көн кебек ачык, - диелгән Татарстанның Диния Нәзарәте сайтында урнаштырылган хатта.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, дөньякүләм дәрәҗәдә Россия тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Нәкъ менә Россиядә 200дән артык милләт һәм төрле дин вәкилләре үзара дус һәм тату гомер кичерә бит.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса