«КАМАЗ-Мастер» юлга кузгалырга әзер
Команда Чаллыдан 24 декабрьдә юлга кузгалачак. Ул быел «Дакар-2015» һәм «Африка Эко Рейс-2015» раллиенда катнаша.
Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айреста легендар «Дакар» ралли-марафоны гыйнвар башында старт алачак. Анда 53 илдән 414 транспорт чарасы катнашачак.
«КАМАЗ-мастер» командасы катнаша торган «Africa Eco Race 2015» 28 декабрьдә башланып, 11 гыйнварга кадәр барачак. Бу ярышка команданың ике «сугышчан» автомобиле бара. Якташларыбызга уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа