КАМАЗ машиналар гына түгел, спорт киеме дә җитештерә
Үз брендын булдырып, Кама автогиганты спорт кием-салымнары базарын яуларга уйлый.
KAMAZ sport ярлыгы белән тегелгән спорт киемнәре кибетенең беренчесе ачылган да инде. Футболкалар, чалбарлар һәм курткалар линейкасын эшләүчеләр әлеге товарны сувенир буларак кына түгел, ә мөстәкыйль бренд буларак танытырга кирәк дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа