Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каләмне – көрәккә

Хәбәр иткәнебезчә, бу көннәрдә республика буенча агач утырту акциясе бара. Әлмәтлеләр дә анда актив катнаша. Без, "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары коллективлары да калабызны яшелләндерүдә читтә калмадык.


Моңа кадәр башкалар агач утыртканда алар турында язу, фотога төшерү, үсентеләрне биреп тору белән генә канәгатәләнгән каләм ияләре чәршәмбе көнне, ягъни 17 октябрдә үзләре дә кулларына көрәк, чиләк алды. Агач утырту өчен безнең карамакка "Могҗизалар кыры"нда, Ленин урамындагы 114 нче йорт ишегалдындагы территория тапшырылды. Әлеге урында моңа кадәр дә агачлар утыртылган булган, ләкин аларның барысы да тамыр җибәрмәгән. Без миләш үсентеләрен һәм берничә чыршыны озын гомерле булуларын теләп утырттык. Биредәге агачлык күңелгә хуш килде, бигрәк тә үзебез дә агачлар утырткач, ул тагын да якын булып китте. Бәлки шуңадыр да арада бу урынны Журналистлар аллеясы итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыгучылар да булды. Өстәвенә ике газетаның да күпчелек хезмәткәрләре шушы тирәдәге микрорайоннарда яши. Димәк, үсентеләрнең ничек тамыр җибәрүләренә күзәтчелек итү, аларны карап үстерү кыен булмаячак.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250