Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Калинка” балалар бакчасында балаларны табигатьне яратырга өйрәтәләр

Түбән Мактамадагы "Калинка" балалар бакчасында балаларның әйләнә-тирә дөньяны танып белүен арттыруга, бөтен җанлы нәрсәгә гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Бакча мөдире Н.А.Габитова һәм өлкән тәрбияче О.В.Багаева җитәкчелегендә экологик тәрбия эше алып барыла.

Шәһәр мәгариф учререждениеләре арасында "Эколидер" конкурсы кысаларында урта мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Кошлар көне" темасына турыдан-туры укыту-өйрәтү эшчәнлеге үткәрелде. Тәрбияче Елена Григорьева һәм музыка җитәкчесе Наилә Бадамшина балаларны сюжет һәм персонажлар белән кызыксындырып кына калмадылар, балалар үзләре зур дөньяның бер өлеше икәнен төшенергә дә булыштылар. Эшчәнлек экологик тәрбия буенча логик, дидактик, хәрәкәтчән уеннардан гыйбарәт иде. Балалар кошлар костюмнары киеп аңлаешлы образлар уйнадылар. Ахырда балалар тәрбиячеләре белән бергә бакча территориясендәге агачка сыерчык оясы элделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса