Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КАЛЬЯН КУРКЫНЫЧЫ

Соңгы вакытта кальянның популярлашуы — зур проблема. Күңел ачу чараларында, кафеларда да шуны чыгаралар. Күп кеше кальянны зарарсыз дип уйлый, чөнки анда тәмәке түгел, ә җиләк-җимеш массасы яндырыла, фильтр системасы аркасында төтен су аша уза һәм зыянсызга әверелә, дип саныйлар.

Бу — ялгыш фикер.
Кальян тартканда барлыкка килгән төтендә куркыныч катнашмалар — кургаш, кобальт, хром, глицерин, никель, терекөмеш була, алар үпкә һәм йөрәккә тискәре йогынты ясый, яман шеш куркынычын арттыра. Аны шактый озак тартып утыралар: 1 сәгатьтә зыяны 100 тәмәкенекенә тиңләшә.
Кальян тартучыларга алыштырыла торган мунштуклар бирсәләр дә, бактерияләр кальянның эченә җыела һәм суда актив үрчи башлый. Шуңа чирләр йоктыру куркынычы да зур.
Русиядә 2018 елдан җәмәгать туклануы урыннарында электрон тәмәке һәм кальян тартуны тулысынча тыярга уйлыйлар. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы норматив документларны 2018 елның февраленә әзерләп бетерергә тиеш.

 

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса