Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энергетиклар кызу чорда авыл хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра

Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, кайвакыт хәтта үлемгә үк китерергә мөмкин.

Алда торган урып-җыю эшләре белән бәйле рәвештә «Челтәр компаниясе» ААҖ шуны исегезгә төшерә: электр тапшыру линияләренең саклау зоналарында эшләр катгый рәвештә «Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарын һәм андый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларыннан файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре» (РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге 160 санлы карары белән расланган) нигезендә оештырылырга тиеш. Электр челтәрләрен саклау кагыйдәләре таләпләрен бозуда гаепле вазифаи затлар һәм аерым кешеләр РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2001 елның 20 декабрендә кабул ителгән Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 9.7 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Челтәр оешмалары белән язма килешенүдән башка электр тапшыру һава линияләренең саклау зоналары чикләрендә биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләр башкару, печән кибәннәрен һәм башка шуның ише йөкләрне транспортлау, машиналарны һәм механизмнарны ремонтлау өчен туктату, сугару эшләре башкару тыела. Электр тапшыру кабель линияләренең саклау зоналарында җир сөрү белән бәйле эшләр үткәрергә ярамый. Урып-җыю техникасының бер урыннан икенче урынга күчү маршруты юл документларында күрсәтелергә тиеш. Электр тапшыру һава линияләре үткәргечләре астында машиналар бары тик транспорт халәтендә, баганалар янында үткәргечләр бик аз асылынган урында һәм эшләрне куркынычсыз башкару өчен җаваплы кеше күзәтүе астында гына хәрәкәт итә ала. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, кайвакыт хәтта үлемгә үк китерергә мөмкин.

«Челтәр компаниясе» ААҖ хуҗалыклар җитәкчеләренә механизаторлар, комбайнчылар һәм шоферларны электр тапшыру линияләренең саклау зоналарында эшләрне куркынычсыз башкару кагыйдәләре белән өстәмә рәвештә таныштырырга тәкъдим итә. Шулай ук электр тогы тәэсиреннән зыян күрүчегә табиблар килгәнче ярдәм күрсәтү алымнары турында мәгълүмат һәр хезмәткәргә җиткерелергә тиеш.

Машинаның күтәрткеч механизмы яки башка өлешләре токлы үткәргечләргә тигән очракта механизатор яки шофер кичекмәстән моңа чик куярга һәм механизмның хәрәкәтчел өлешен үткәргечләрдән яки башка токлы өлешләрдән аерырга тиеш. Әгәр машина белән үткәргечләр контактын аеру мөмкин булмаганда механизаторга, машина корпусына кагылмыйча гына, кабинадан ике аяк белән җиргә сикереп төшәргә кирәк. Алга таба кичекмәстән көчәнешкә якын зонадан үткәргечнең җиргә тиеп торган урыныннан 8 метрдан да ким булмаган арага чыгып китәргә һәм бу вакытта сикереп (берьюлы ике аяк белән) яки аяк табаннарын җирдән аермыйча һәм аяк табаннары арасында ара калдырмыйча (атлый торган аякның үкчәсен җирдән аермыйча гына икенче аяк табанының башына терәп) адымлап хәрәкәт итәргә кирәк.

Кызу чорда янгыннар килеп чыгу ихтималы зур булу белән бәйле рәвештә энергетиклар Татарстанда яшәүчеләрне урманнарда, кырларда һәм җирлекләр территорияләрендә, бигрәк тә электр тапшыру линияләре һәм башка энергия объектлары тирәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. ВЛ һәм трансформатор подстанцияләре саклау зоналарында учак ягу һәм коры үләнне яндыру тыела. Кипкән үләнгә очраклы рәвештә янган шырпы яки тәмәке төпчеге ыргыту түбәннән янгын китереп чыгарырга, ә бу, үз чиратында, электр җиһазларына да зыян китерергә мөмкин.

Әгәр сез электр үткәргече өзелүен яки җирдә ятуын, баганага зыян килүен күреп алгансыз икән, бу хакта 30-35-10 (шәһәр буенча) яки 30-38-04 (район буенча) телефоннары аша «Челтәр компаниясе» ААҖнең электр челтәрләре Әлмәт районы диспетчерлык службасына, яки МЧС службаларына, я булмаса җирле власть органнарына хәбәр итегез. Элемтәгә керү өчен РЭС телефоннары баганаларга, шулай ук трансформатор подстанцияләре ишекләренә язылган. Исегездә тотыгыз: өзелгән һава линияләре үткәргечләренә 8 метрдан да кимрәк арага якынаю тормыш өчен куркыныч!

Электр челтәрләренең саклау зоналарында эшләү кагыйдәләрен үтәгез! Кагыйдәләрне төгәл үтәү – сезнең иминлек нигезе!

Шунысын да исегезгә төшерәбез, «Челтәр компаниясе» ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы сораулар буенча мәгълүматны сез 8-800-2000-878 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып ала аласыз.

Әлмәт электр челтәре администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса