Кагыйдә бозучылар турында үзебез хәбәр итәчәкбез
Республикада халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар турында мәгълүматлар кабул итә башлаячаклар.
Бу максаттан "Халык инспекторы" системасы булдырыла. Проект гамәлгә куелса, гражданнарга машиналарындагы видеотеркәгечләренә язылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын, юл-транспорт һәлакәтләрен ЮХИДИгә җибәрү мөмкинлеге ачыла. Мәгълүматларны эшкәртү өчен махсус автоматлаштырылган система эшләнә. Республика хөкүмәте рәисе "Халык инспекторы" системасын хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа