Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадрлар барысын да хәл итә

РФ Президенты сайлауларын әлмәтлеләр лаеклы уздырды. Бу уңайдан ТР Президенты Р.Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдергән. Ай башында шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырыла торган айлык киңәшмәне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Салихов әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән службаларга, оешмаларга, актив булулары өчен шәһәр һәм район халкына республика...

Киңәшмә Әлмәт муниципаль районында сәламәтлек саклау проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре хакындагы чыгыш белән дәвам итте. Мәгълүм булганча, 30 күрсәткеч буенча әлеге өлкәдә алып барылган рейтингта Әлмәт республиканың муниципаль берәмлекләре арасында беренче урынга чыкты. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Р.Хәйруллин сүзләренә караганда, безнең районда эшчәнлек медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән. Перинаталь үзәк белән булдырылган балалар шифаханәсе шуңа бер мисал булып тора. Әлеге учреждение тугач ук балаларның үлемгә дучар булу очракларын киметү юнәлешендә эшчәнлек алып барырга мөмкинлек биргән. 2011 елда биредә 900 грамм авырлык белән туган 5 сабыйның гомере саклап калынган.

Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖ медсанчастенда ачылган интервенцион аритмиология үзәге кан әйләнеше системасы авыруларын дәваларга һәм үлем-китем очракларын киметергә ярдәм иткән. Быел исә җитәкчелек ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Әлмәт үзәк район шифаханәсе базасында беренчел кан тамырлары үзәге булдыруны сорап мөрәҗәгать белән чыккан.

Шәһәребездә онкология диспансерының булуы шулай ук әлмәтлеләргә биредә генә тикшеренү мөмкинлеге бирә. Эшләүче халыкның яман шеш авыруларыннан үлү дәрәҗәсе 2011 елда 15 % ка кимегән.

Әлмәттә максатчан федераль программалар һәм проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Сәламәтлек милли проекты, сәламәтлек саклауны модернизацияләү һәм "Һәркем куллана алырлык җирлек" программалары әнә шундыйлардан.

Равил Хәйруллин уңышлар белән беррәттән муниципаль районда терапевтлар һәм педиатрларга кытлык булуына, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибының юклыгына һәм гомум практика табибының 2-3 участокта хезмәт күрсәтүе нәтиҗәсендә халыктан һәрвакыт шикаятьләр кереп торуына тукталып, борчылуын белдерде. Сәламәтлек саклау тармагы буенча Әлмәт муниципаль районында уртача хезмәт хакының түбән булуы яшь белгечләрнең башка шәһәрләргә күченеп китүенә сәбәп булып тора. Бу аеруча ассызыкланды чыгышта. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан бездә "2011-2012 елларга сәламәтлек саклауның кадрлар сәясәте" муниципаль программасы да булдырылган. Җирле бюджеттан бүлеп бирелгән 7 миллион сум акчага фатирлар сатып алынган һәм алар килешү-найм буенча яшәп тору өчен читтән килгән табиб-белгечләргә бирелгән. Дәүләт бүген яшьләрне авылларга җәлеп итү өчен федераль бюджеттан 1 миллион сум, республика бюджетыннан 100 мең сум күләмендә дә акчалар бүлә. Район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары җир участоклары бирү буенча актив эш җәелдерә.

Чыгышка мөнәсәбәтен белдереп, М.Салихов яшь белгечләрне үзебездә калдыру өчен муниципаль программа нигезендә эшчәнлек алып барылачагын җиткерде. "Сәламәт халык - безнең бурыч әнә шул, шуңа без моңа ирешү өчен булган барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тиешбез", - диде ул.

Февраль аенда башкарылган эшләргә тукталып, Мәҗит Хәҗипович әлеге чорда барлыгы 26 мең квадрат метр (17 %) торак төзелүен хәбәр итте. "Яшьлек" микрорайонында 1224 урынлы яңа мәктәп төзү турында карар кабул ителүне ул зур казаныш дип атады. Әлеге объект шәһәребезнең 60 еллык юбилеена искиткеч бүләк булачак. Тагын шунысы сөендерә: республика программасы буенча 2, 7 нче һәм Урман Кәләе мәктәпләренә капиталь ремонт ясалачак.

Муниципаль районда бүген ветераннарны торак белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү юнәлешендә эшчәнлек дәвам итә. Хәзерге вакытта 568 гаилә гаризалар белән мөрәҗәгать иткән инде.

М.Салихов районда авыл хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларының проблемалы булып кала бирүенә тукталды. Беренчесендә белгечләр белән кытлык булуы аны аеруча борчый. Электән үк әйтелүче "Кадрлар барысын да хәл итә" дигән гыйбарә бүген дә актуальлеген югалтмый, шуңа күрә Мәҗит Хәҗипович мәгариф учреждениеләрен дә әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәмгә чакырды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250