Кадер кичәсендә кешенең алдагы бер еллык тәкъдире языла, диләр. Бу хакмы?
Хәдисләрдән аңлашылганча, бу кичне кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә үтәлсен дип иңдерелә.
Шуңа да адәм баласы, үзенә бер еллык күркәм бер тәкъдир иңсен өчен, елы бәла-казаларсыз үтсенгә, бу төнгә игътибарлы булсын иде. Аллаһы Тәгалә олылаган бер әйбергә хөрмәт күрсәтү үзе хөрмәтле булуга этәрә. Аллаһы Тәгалә каршында игелек иткән кеше исә күркәм тәкъдиргә ия булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа