Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат җир тетрәгән

Чилиның тын океан ярларында кабат җир тетрәгән. АКШ геология хезмәте мәгълүматларына караганда, аның магнитудасы 7,4 баллга җиткән.

Җир тетрәүнең үзәге Икике шәһәреннән 40 километр читтә, Тын океанда, 10 километр тирәнлектә теркәлгән. Ә кичәге җир тетрәү 8,2 баллга җиткән иде. Чили Президенты Мишель Бачелет карары буенча, яр буендагы торак пунктларда яшәүче 900 мең кеше эвакуацияләнгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, Җир тетрәү сәбәпле, 6 кеше һәлак булган, 5 һәм 14 яшьлек ике кыз бала хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Чилидагы җир тетрәүдән килеп чыккан цунами Япониягә яный. 40 сантиметр биеклектәге дулкыннар Тын океанның Кудзи шәһәре янындагы ярларына кадәр барып җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса