Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабак озын гомер бүләк итә

Кабак организм өчен бик файдалы туклану продукты санала.

Составында булган матдәләр төрле эшкәртү процессларыннан соң да юкка чыкмый. Моннан тыш, кабак төшләре язгы авитаминоз вакытында сәламәтлек хәзинәсе булып тора. Элекке заманнарда кабакка яшелчәләр патшасы дигән исем биргәннәр. Америкалылар аны галәм белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирүче космик күз дип йөрткән. 
Тикшерүләр нигезендә бу яшелчәнең организмнан “начар” холестеринны чыгарганы, яшәү көче өстәгәне һәм картлык процессларын акрынайтканы билгеле. 
Медиклар фикеренчә, кабак согы ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бик файдалы. Элекке вакытларда туй бәйрәмендә уңдырышлылык билгесе булып саналган кабак бүләк иткәннәр. Бу гамәл язмышларын бәйләгән яшь парның балалары күп булсын өчен эшләнгән.

Фото: 

http://www.1000listnik.ru/retsepti/tyikvennyiy-sok-polza-i-vred.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса