Каһарман Шаһидә апа
3 июльдә илебез 78 нче мәртәбә Дәүләт автоинспекциясе оешу көнен билгеләп үтә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре диюгә, гадәттә, махсус форма кигән, кулына жезл тоткан ир-егет күз алдына килеп басадыр.
Ә бүген минем сезгә республика Дәүләт автоинспекциясе тарихына үзенең исемен намуслы хезмәт, матур гамәлләр белән язып куйган каһарман хатын-кыз хезмәткәребез Шаһидә Галимова турында сөйлисем килә.
Каһарман дигәч, бәлки, кайберәүләр Шаһидә апаның хезмәтен кинолардагы кебек автомобильдә җинаятьчеләрне куып, пистолеттан атышып, кулларына богау салып, кизү бүлегенә алып кайтучы итеп күз алдына китерер. Минемчә, каһарман булу өчен хатын-кызга мондый батырлыклар кылу мәҗбүри түгел. Хатымны укып чыккач үзегез дә минем белән килешерсез дип уйлыйм.
...Самара өлкәсе Шанталы районы Денис авылында 1934 елның 23 февралендә (ир-атлар көнендә!) күп балалы гаиләдә туа ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Олы абыйсы сугышта хәбәрсез югала. Әтисе сугышта алган яраларыннан 1946 елда вафат була. Ачлык-ялангачлык, ятимлек - барысы да аның башыннан кичә. Шаһидә апа тырыша-тырмаша белемен дә ала, укытучы, китапханәче булып эшли. Район комсомол комитетына II секретарь итеп сайлыйлар үзен. Читтән торып, Куйбышев транспорт төзелеше техникумын тәмамлый. 1967 елда ире һәм 3 баласы белән Әлмәткә күченеп килә. Автотранспорт предприятиесенә эшкә урнаша. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әз булганга, кәгазь эшләрендә булышырга дип, оешмалардан ярдәмчеләр сорый торган чак. Шаһидә апаны да ГАИга еш кына чакыралар. Эштә җаваплы, җыйнак, язуы матур ханымны бик ошаталар, даими эшкә чакыралар. Риза була.
Кече сержанттан өлкән лейтенантка кадәр үсеп, гаиләсен тәрбияләүгә дә хилафлык китермичә, күп балалы ана административ практика төркемендә инспектор булып эшли. Белем, таләпчәнлек белән бергә төгәллек, түземлек тә сорый торган вазифа бу - юлда эшләүче инспекторлар белән кагыйдә бозган машина йөртүчеләр арасында бер бик җаваплы буын. Ике якның да хәзерге кебек институтлар түгел, техникум да, хәтта урта белеме дә булмаган чаклар. Шаһидә апа үзе дөрес итеп беркетмә тутырырга өйрәткән инспекторларның да, транспорт йөртүчеләрнең дә ихтирамын казана. Яшь хезмәткәрләрдән "әниебез" сүзен ишетү өчен бик акыллы һәм сабыр булырга кирәктер ул.
Сүзләрем нигезсез чыкмасын өчен, республика ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнехановның Шаһидә Исмәгыйль кызын 80 яшьлек юбилее белән котлап язган хөрмәтләү хатын тапшырганда Әлмәт ГАИ ветераннар советы рәисе Дмитрий Кухаркинның әйткән сүзләрен китерәм:
- Ул безгә әниебез, өлкән апабыз кебек булды. Ничек дөрес итеп документлар тутырырга, гражданнар белән ничек дөрес аралашырга, үзара ихтирамлы мөгамәлә - барысына да ул безгә үрнәк булды. Әлмәт ГАИ бүлегендә бердәнбер хатын-кыз офицер буларак пропаганда эшен дә авырыксынмыйча алып барды. Стена газетасы да чыгарды. Партгрупорг та булды.
Җаваплы хезмәт, гаиләне кайгырту өстенә Шаһидә апа ЭЭМда гына түгел, республикакүләм фестиваль-конкурсларда катнашырга вакыт таба. Ф. Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесенең ике мәртәбә лауреаты, халык алдында үз шигырьләре һәм тальян моңнары белән даими матур чыгышлары өчен 2004 елда Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты була. "Печәнгә төшү", "Авылым яши", "Тормыш гыйбрәтләре", "Күңел дәрте", "Авылым кешеләре" исемнәре белән 5 шигырь китабы чыкты. Шигырьләрендә - туган авылы Денис, аның кешеләре, туган йорты, нигезе, Әлмәт, тормыш гыйбрәтләре, балалары. Рәис Нәгыймов, Роберт Андреев, Фәһимә Ризванова көй язган җырлар авторы да ул.
Сүзнең башында мин Шаһидә апаны каһарман дип атаган идем. Кайчак сугыш батырлары да тыныч тормышта сыгылып төшә. Ә ул нык рухлы. ГАИда 22 ел эшләгәч, җитди авыру сәбәпле, 1992 елда Шаһидә Галимова лаеклы ялга китсә дә, коллектив белән тыгыз элемтәдә яши. Әлмәт ЮХИДИ бүлегенең башлык урынбасары Айрат Шәрәфетдинов әйткәнчә, хезмәттә чагында да, ялга киткәч тә Шаһидә апа яшьләргә үрнәк һәм киңәшче булып, 70-90 нчы еллар хезмәткәрләре өчен остаз булып кала. Коллективның инде 3 нче буыны өчен ул зыялылык, җаваплылык һәм чын татар хатын-кызы үрнәге.
2010 елда ЭЭМның үзешчән сәнгать буенча Түбән Камада үткән зона конкурсында катнашуын сорагач та каршы килми ул. Машинада ятып бара, таякка таянып сәхнәгә менә, үз шигырьләрен сөйли, тальянда уйный һәм тамаша тәмамланганны да көтеп җиткерә алмыйча, машинада ятып кайтып китә. Ә бүләкне ветераннар советы рәисе Дмитрий Кухаркин тапшырырга алып килеп җиткергәндә сырхауханәдә Шаһидә Исмәгыйль кызының аягын кисәргә дип операция бүлмәсенә алып кергән булалар инде. Нык рухлы Шаһидә апа дүрт стена арасында утырырга җыенмый. Озак та үтми республика ЮХИДИ ветераннар советының ул чактагы рәисе Р. Туктаров "алмаш аяк" - бик уңайлы коляска алып килеп җитә.
Кешеләргә яхшылыклар гына эшләп, 3 бала, оныклар тәрбияләп, шигырьләр язып, беренче төркем инвалидлыкта булган килеш һөнәри бәйрәмнәрдә элеккеге хезмәттәшләрен тальян моңнары белән ял иттерүче 80 яшьлек Шаһидә апабыз турында ничек каһарман димисең?! Эчке эшләр идарәсе, шәһәркүләм очрашулардан да читтә калмый ул. Биш катлы лифтсыз йортта яши үзе. Коляскада йөргән кеше өчен бер карасаң зур мәшәкать инде.
- Бер кыенлыгы да юк, алып китәләр, китереп куялар, - ди Шаһидә апа. Һәм, оптимист тавышы белән көлеп, өстәп куя: - Кулларында күтәреп кенә йөртәләр егетләр.
Соңгы араларда, сугыш чоры турында сүз чыкса, Шаһидә апа көчле тавышы белән үзенең Җиңү турындагы шигырен сөйли һәм үзәкләрне өзеп тальянда уйнап җибәрә.
Җиде яшьтә кулыма гармун алдым,
Сузып-сузып аны уйнадым.
Җиз телләргә сагышымны кушып,
Әтиемне сагынып җырладым.
Авыр сугыш бетте. Җиңү килде!
Миңа унбер тулды шул елда.
Әтием, абыем - сугыш корбаннары...
Күзләрдә яшь кипми быел да.
Сузып-сузып уйныйм гармунымны,
Еракларга чыңы таралсын.
Хәтер яраларын яңартсын да,
Кайгы-хәсрәтләрне таратсын.
Гел тынмасын иде минем гармун,
Һаман уйнасын да уйнасын.
Канкоешлар бетсен җир йөзендә,
Беркайчан да сугыш булмасын!
Мондый чакларда ир-атларның да күзләре яшьләнә.
Бу хатым ветераныбыз Шаһидә Галимованың тормыш юлына, рух ныклыгына соклану, үзенең юбилее елында һөнәри бәйрәмебез белән котлау, озак еллар намус белән хезмәт иткәненә безнең - коллегаларының рәхмәте булсын иде. Тагын озак еллар хезмәттәшләрегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, иҗат шатлыклары белән яшәргә язсын Сезгә! Без Сезне гел шулай кулларыбызда йөртергә риза.
Иван Гафуров
республика ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе
Казан шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа