Әлмәт таңнары

Җитәкче хезмәткәрдән ай саен 60 мең сум акча таләп иткән

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесендә эшләүче 29 яшьлек хезмәткәргә мошенниклыкта гаепләнү карары чыгарылган.

Реклама

Егет эше белән беррәттән Түбән Камада "Таврия-2" стационар үлчәү контроле посты җитәкчесе вазифаларын да башкарган. Акча эшләргә теләп, ул үзенең кул астындагы хезмәткәрне куркытырга уйлаган һәм әгәр ай саен 60 мең сум акча биреп бармаса эштән куачагын әйткән. Пост хезмәткәре начальнигының сүзен җитди кабул иткән. Өч ай эчендә шеф 156 мең сум акча алган. Махсус операция ярдәмендә ул акча алганда тоткарланган, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: