Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗтимагый оешмалар берләште

Башкалабызда иҗтимагый оешмаларның форумы булып узды. Җәмәгать эшлеклеләре республика, димәк, шәһәр-районнарның да үсешенә ярдәм итүче яңа алымнар эшләргә исәпли. Форумда әлмәтлеләр дә катнашты. Аларның берсе - пенсионерлар берлегенең Әлмәт җирле бүлегеннән вәкил итеп җибәрелгән Илсөяр Гарипова безгә әнә шулар хакында сөйләде һәм тәэсирләре белән уртаклашты.

- "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумы республикабыз үсеше стратегиясен тикшерү, бу уңайдан фикерләшү өчен - яхшы мәйданчык, - дип сүз башында ук билгеләп үтте Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Илсөяр Гарипова. - Инициативалы, киләчәк өчен җан атучы яшьләрнең булуы да сөендерде.

Яшьләр турында сүз кузгату юктан түгел. Форумда республиканың 40 тан артык иҗтимагый оешмасы һәм берләшмәсеннән 250 вәкил, шул исәптән биш әлмәтле дә катнашкан. Якташларыбыз арасында булган яшьләр төбәктә ирекле хәрәкәтләрдә катнашып, башкаларга үрнәк булырдай гамәл кылучылардан санала. Мисал өчен, Юлия Сергеева калабыздагы бер югары уку йортының ирекле хәрәкәте рәисе, волонтер, Гөлнара Шәрәфиева "Изгелек атнасы"н оештыручы, вуз директоры урынбасары, 27 яшьлек Искәндәр Сәмигуллин студентлар белән эш итә. Форумда нәкъ менә яшьләр оешмалары гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте төзү иницативасы белән чыкканнар. "Президент белән бергә" хәрәкәтен булдыру турындагы фикерне башкалар да хуплаган.

- Бу аңлашыла да, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов стратегиясенең дөреслеген барлык юнәлешләр буенча күрергә мөмкин. Татарстанның социаль-икътисади торышы ныклы, тотрыклы булуы, илдәге кризиска да карамастан, республикада бихисап программаларның тормыша ашырылуы, төрле милләт вәкилләренең үзара тату яшәүләре һәм башкалар -моның ачык мисалы - Илсөяр Тәлгатовнаның әлеге фикере белән һәркем килешәдер.

Форум кысаларында эш өч секциядә алып барылган. Һәрбер секциядә дүртәр мәйданчык оештырылган. Аларда форумда катнашучыларны рухи тормышны яхшырту, ярдәм күрсәтү, Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм килешеп яшәүне саклау һәм ныгыту турындагы тәкъдимнәре белән чыгыш ясарга чакырганнар. Билгеләп узылганча, "Стратегия 2030" секциясендә республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе белән бәйле сораулар тикшерелгән. "Татарстан: эшлә, өйрән, бүлеш, үзгәр!" секциясендә җәмәгатьчелекне төрле социаль акцияләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән инициативалар буенча фикер алышынган. Әлеге секция эшендә катнашучылар социаль челтәрдә "Игелекле гамәлләр" сайты булдырырга карар иткәннәр. Анда кешеләр үзләре шаһит булган яхшылык үрнәкләре турында сөйләячәк. Ә менә "Иҗтимагый пространство үсеше" секциясендә хәйрия һәм ирекле оешмаларның көчен территорияләр үсешенә һәм аларны төзекләндерүгә туплауның әһәмияте каралган.

- Әйтелгән тәкъдимнәр төрле иҗтимагый оешмаларның безнең Татарстанның киләчәген ышанычлы итеп күрүен күрсәтте. Якты киләчәккә бер-беребезгә теләктәшлек белдереп, ярдәмләшеп, уртак көчне туплап эшләгәндә, яшәгәндә генә барырга була. Бүген булганны сакларга гына түгел, республикадагы социаль программаларны тормышка ашыруны дәвам итү дә мөһим. "Бергәлектә көч" шушы буладыр инде ул, - диде Илсөяр Гарипова да "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте төзүнең нигә кирәклеген ассызыклап.

Форумда катнашучылар республикада яшәүчеләрне программаларны гамәлгә ашыруда катнашырга, шуның белән бергә Татарстан, аның шәһәр-районнары үсешенә өлеш кертергә чакырылган мөрәҗәгать кабул итте. Без, әлмәтлеләр, киләчәгебезгә битараф калмабыз һәм актив булырбыздыр бит, шәт?!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса