Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“IT-чемпион” республика бәйгесенең беренче этабы тәмамланырга ике атна вакыт калды

"IT-чемпион" республика бәйгесендә Татарстан районнарыннан 75 меңгә якын мәктәп укучысы катнаша.

Мәктәп укучылары 85 меңнән артык татарстанлыны ТР Хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәтте.
Бәйгедә Балтач, Теләче, Мөслим, Саба, Чирмешән, Тукай районнары мәктәп укучылары актив катнаша. 2014 елгы бәйге үткәрелү вакыты аралыгында катнашучылар 267 337 балл җыйды. Исегезгә төшерәбез, катнашучыларга ТР Хезмәтләр порталында олыларның мәктәп укучысы логины белә теркәлүе өчен 1 балл һәм Портал аша һәр түләү өчен 5 балл өстәлә.
Бәйгенең беренче этабы 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 26 майдан 10 декабрьгә кадәр узачак. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан өч укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Декабрь аенда, шулай ук, "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүчеләрне дә билгеләп үтәчәкләр.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250