Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам - тынычлык дине

8 сентябрьдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Риза Фәхреддин исемендәге ислам мәчетендә I-III курс шәкертләре өчен "Ислам - тынычлык дине. Ислам террорчылыкка каршы" дип исемләнгән ачык дәрес булып узды.

Мәгълүм булганча, 2004 елдагы Белем көне илебез тарихында тирән эз калдырды - Төньяк Осетиядәге Беслан шәһәрендә террорчылар тарафыннан мәктәп укучылары чолганышка алынып, 335 кеше һәлак булды, 800 дән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Ислам - ул тынычлык дине, җимерүче түгел, үсешне тәэмин итүче дин. Ә террорчылар кайбер җинаятьләрне ислам белән бәйли. Әлеге очракта да нәкъ шулай булды. Әмма мөселман яшьләренең, мәчетләрнең һәммәсе дә террорчылыкка каршы. Ачык дәрес тә шәкертләргә динебезнең асылын исбатлау максатыннан үткәрелде. Чара террорчылык акты корбаннары рухына дога кылу белән башланды. Мәдрәсә мөгаллиме Җәмил хәзрәт Хәлирахманов Бесландагы хәл-вакыйганың ислам динендә макталмаган эш булуына басым ясады. Хаксыз кан түгелү Аллаһы Тәгалә каршында яклау таба алмый. Ислам дине беркайчан да кыерсытуга, рәнҗетүгә алып бармый. Мөселман кешесе үз гадәте, үз холкы белән динебезне күрсәтә белергә тиеш - Җәмил хәзрәт әлеге фикерне ассызыклап күрсәтте. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең күршесе яһүд һәр көн иртән юлга чүп-чар чыгарып ташлый торган булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр һич кенә дә зарланмаган, күршесенә бер сүз дә әйтмичә, юлны чистарткан. Озак та үтми, ул яһүднең башкача сукмакны ямьсезләмәвен игътибарга алган. Баксаң, яһүднең улы ислам динен кабул иткән икән. Димәк, мөселманнар үз үрнәклә-рендә яхшы гамәлләрне, башка дин кешеләренә хөрмәт хисләрен күрсәтә белергә тиешләр.
Мәчетнең имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңлеәхмәтов тә үз чыгышында шәкертләрне яхшы ният белән яшәргә чакырды. "Яшьләрнең тормыш тәҗрибәсе азрак булганга күрә, аларны алдаштыру, адаштыру җайлырак. Мондый очраклар соңгы вакытларда еш очрый. Ләкин Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә кирәк", - диде ул. Мөселман яшьләре тыгыз хезмәттәшлектә торганда гына бердәмлекне саклап була. Динне белмәгән кешегә ияреп йөрүгә юл куярга ярамый. Ахырдан шуны гына әйтәсе килә, хаклыкны аера белергә, туры юлдан барырга өйрәнергә кирәк. Бесландагы кебек куркыныч фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын, тормышыбыз имин булсын иде.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X