Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам нигезләре буенча квалификация күтәрү курслары үткәрелде

25-27 апрельдә Яшьләр үзәгендә Азнакай, Зәй, Әлмәт районнары дәүләт структураларында һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең квалификация күтәрү курслары үтте.

Курсларны ТР президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән эшләү идарәсе оештырды. Чараның максаты - дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру. Республиканың ислам һәм дин белеме буенча зур белгечләре Дамир Шагавиев, Ринат Патеев һәм башка лекторлар тыңлаучыларны традицион ислам һәм исламдагы төрле агымнар белән таныштырдылар.

Алга таба православие, башка конфессияләр һәм дини берләшмәләр белән шул рәвешле таныштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса