Иске Суркинда фестиваль булды
Иске Суркин авылында Кама арты чувашларының VIII ачык фестивале булып узды.
Фестивальгә Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Чабаксар, Магнитогорск, Самара, Чиләбедән, шулай ук Сиренькино, Клементейкино авылларыннан 20 иҗат коллективы килде. Авыл чуваш җырлары һәм биюләреннән яңгырап торды. Әлеге милләт халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган төрле уеннар, чаралар беркемне дә битараф калдырмады. Ачык һавада борынгы рецепт буенча әзерләнгән ботка шулай ук бәйрәм күрке булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа