Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишеттегезме: 7 яшьлек балаларны автокреслосыз йөртергә тәкъдим итәләр

Эчке эшләр министрлыгы 7 яшьтән зуррак балаларны автокреслосыз гына йөртергә тәкъдим иткән.

Министрлык төзәтмәләр дә әзерләгән. Ведомство мондый яшьтәге балаларны арткы утыргычта креслосыз гына йөртергә мөмкин дип саный. Әмма 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта автокреслода гына утырып барырга тиеш. Шулай ук 7 яшьтән кечерәкләрне машинада караучысыз калдырырга ярамый. Балаларын үзләрен генә калдыручыларны 500 сум штраф көтә. Моннан тыш министрлык алда барган транспорт чарасын узу кагыйдәләрен дә катгыйлатырга тели. Әгәр шофер үз полосасына өзек-өзек линия аша яки тыелган билгегә кадәр борылырга өлгерми икән, бу кагыйдә бозу булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса