Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ишегаллары яңара

Шәһәрдә ремонт-төзелеш тулы көченә бара.

Район башлыгы Тимур Нагуманов ишегалларындагы эш барышы белән велосипедта йөреп танышып чыкты. Билгеле булганча, «Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән. Шушы чор эчендә безнең районда 532 ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Аларның 96 сы 15 авыл җирлегенә карый. Агымдагы елда 140 күпкатлы йорт территориясендә урнашкан 52 ишегалды тәртипкә китерелергә тиеш. Подряд оешмалары эшкә 16 майда керешкән иде. Бүгенгә Фәхретдин урамындагы 37 а йорты ишегалдында эшләр төгәлләнде. Шевченко, 104, 108, Ленин урамы, 115, 117, 119 нчы йортлар ишегалларын төзекләндерү тәмамлану алдында. Ленин урамы, 59, 61, 63, 78, 80, 82, 86, 88, 90, 92 нче, Сөләйманова урамы, 1 ,3, 22 нче, Совет урамы, 125 нче, Шевченко урамы, 60 нчы, 8 Март урамы, 18, Тельман урамы, 28 а йорты ишегалларында эш кайный. Ленин урамын реконструкцияләүнең икенче этабында 32 йортның фасады ясалган инде. Фасад эшләренә, гранит ташка «Татнефть» компаниясе 102,4 миллион сум акча бүлеп биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса