Исерек шофер ЮХИДИ инспекторы җилкәсендә йокыга киткән
"Газель" шоферы башта коймага бәрелгән.
Казанның Әмирхан һәм Чуйков урамнары чатында койманың берничә секциясен җимергән машина газонга килеп төшә һәм туктап кала. ЮХИДИ инспекторлары шоферның исерек булуын ачыклый. Аңа карата беркетмә тутырганда шофер полиция хезмәткәре җилкәсенә башын салып йокыга тала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа