Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек хатын тормыш иптәшен яралаган

18 октябрь көнне караңгы вакытта Түбән Каманың бер йортында озак вакыт дәвамында бергә яшәгән пар арасында ызгыш килеп чыккан.

50 яшьлек хатын белән 48 яшьлек ир өстәл артында кәеф-сафа корып утырган булган. Аягына басып тора алмас хәлгә килгән хатын бер мизгелдә тормыш иптәшенә пычак белән кадаган. Хәзерге вакытта зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәдә ята. 
Эчке эшләр министрлыгы фикеренчә, һәр бишенче җинаять исерткеч эчемлекләр аркасында кылына. Алар кешене бәхетсезлек корбанына яисә җинаятьчегә әверелдерә. Шуңа да урамдагы исерекләрне читләтеп узарга, алар белән әңгәмәгә керергә ярамый. Сак булыгыз!

Фото: http://tv-blogger.com/inderma-intervu/?cid=kWRVfJ&p=%3A%3A%3A%3A&vid=9efffc01814bb61f8e2a602586e13fed&a_cid=bf6a2c5b&a_cc=RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса