Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек ир 1 яшьлек баланы кыйнаган

Кичә иртән Чистай эчке эшләр бүлегенә ашыгыч медицина ярдәме табибыннан хәбәр керә.

Ул аларга яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен әйтә. Малайны үги әтисе - хатынның өйдәше кыйнаган булып чыга. Ул исерек килеш баланы йөрергә өйрәтергә теләгән. Малай куркуыннан елаган һәм ир аны кыйный башлаган, башына, битенә суккан.

Баласын исерек ир кулыннан көч-хәл белән йолып алган хатын аны одеялга төреп подъездга чыккан һәм полициягә шалтыраткан. Әмма килгән полиция хезмәткәрләреннән бала белән үзен бертуганына илтүне генә үтенгән. Ә иртә белән туганнарына бар дөресен сөйләп биргәннән соң ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар.

37 яшьлек ирне кулга алганнар. Ул элек тә хөкем ителгән булган. 15 еллап гомерен төрмәдә үткәргән. Баланы кыйнаган вакытта да административ күзәтү астында булган. Бүгенге көндә җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса