Исерек бер әлмәтле боз астына киткән
Урсалыдан ерак булмаган Зәй елгасында бер ир-ат боз астына киткән.
Бу хәл 25 декабрь көнне була. 21 яшьлек егет исерек көе елга өстеннән барганда, суга төшә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егетне вакытында судан коткаралар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа